,
эзләү 0.001 секунд барды Эзләү нәтиҗәләре
- илеш районының Югары яркәй авылындагы “Гүзәл” кием-салым кибете челтәрен районда белмәгән кеше юктыр. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
- Бәхетен эзләп Агыйдел шәһәренә чыгып киткән ханымның туган ягын сагыну хисе көчле була. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
- Районга кайтып эшкуар булу теләге белән яна. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
- Шуңа да тормыш иптәше Артур Рәис улы хыялын тормышка ашырырга тәкъдим итә. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
- Янында терәк булырдай, акыллы сүзләре белән дәртләндереп торучы ире булгач, Гүзәл курыкмыйча эшкә тотына. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
- Кибетнең беренче катында кием-салым, төрле аксессуарлар булса, икенче катында мехтан тун, күннән курткалар сайлап алу мөмкинлеге зур. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
- Башка кибетләр белән чагыштырганда, биредә бары тик сыйфатлы кием-салым гына сатыла. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
- Шулай ук “хоум Кредит”, “Транс Банк”, “русский Стандарт”, “Кредит Европа Банк” лары белән килешү төзеп, өч айдан ике елга кадәр кыйммәтле киемне кредитка алу мөмкинлеге бар. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
- Кибеттә беренче көннәрдән башлап эшләүче зирина зарипова белән илиза корчагиналар кемгә нинди төс, нинди фасондагы кием килешүен бер караудан сиземләп, клиентка охшаган күлмәк, кофта, шул киеменә туры китереп аксессуарын да тәкъдим итә. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
- Кеше йөзе күлмәк дигәндәй, без дә матур киенү теләге белән иң беренче “Гүзәл” кибетенә киләбез, — ди даими сатып алучы Вәсилә шакирова. // Чыганак: http://kiziltan.ru/